Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар шәҗәрә ярдәмендә приз яулый ала

Фестивальдә, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем катнаша ала.

Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” республика фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Чара 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерүгә, буыннарның гаилә бәйләнешләрен һәм дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекне Татарстан тарихына һәм үз гаиләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Фестивальдә, милләтенә һәм диненә карамастан, яшь чикләүләреннән башка, гаилә коллективлары катнаша, дип хәбәр итә http://nabchelny.ru.

Быел нәсел шәҗәрәсе фестиваленең 5 еллык юбилее билгеләп үтелә. Юбилей уңаеннан зур чаралар узлдырылачак. 2023 елның 20 февраленнән 10 мартына кадәр муниципаль этап узачак.

Фестиваль программасы гадәттәгечә 2 блокны үз эченә ала:

1) милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе (традицион һәм махсус ризыклар), регламент 3 минуттан артык түгел;

2) “Минем гаиләм, минем нәселем!” – команданың визит карточкасы, концерт номеры белән бизәлгән шәҗәрә презентациясе. Регламент-7 минуттан артык түгел.

Тулырак әлеге - ПОЛОЖЕНИЕдә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-95-66.

фото: http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге