Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы Искәндәр Галимовны соңгы юлга озатты - ФОТОЛАР

Искәндәр Нургаләм улы белән хушлашу мөрәсиме «КАМАЗ» мәдәният сараенда оештырылды. Бирегә халык ташкын булып агылды.

Бүген Чаллы халкы Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимовны соңгы юлга озатты. Мәгълүм булганча, 61 яшьлек Искәндәр Нургаләм улы Камчаткада Авачин марафоны вакытында 41нче километрда хәле начарланып, медицина хезмәткәрләре килгәнче үлгән иде.

Туганнары әйтүенчә, аның үлем турындагы белешмәсендә йөрәк авыруыннан вафат булганлыгы күрсәтелгән. Искәндәр Нургаләм улы белән хушлашу мөрәсиме «КАМАЗ» мәдәният сараенда оештырылды. Бирегә халык ташкын булып агылды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәрхүмнең әнисенең, балаларының, гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты. «Искәндәр Галимов кайда гына эшләсә дә, бар яктан күпләргә үрнәк булды. Ул кешеләрнең тормышын, Чаллыны матур һәм төзек итү өчен фидакарьләрчә хезмәт куйды. Кешеләр өчен һәрвакыт ачык булды. Мәктәптә укытучы, директор, район башлыгы булып эшләгәндә дә кешеләргә ярдәм итәргә тырышты. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады», – диде ул.

2нче гимназия директоры Лиза Нәбиуллина Искәндәр Галимовны остазым, кешелекле җитәкче дип искә алды. Аның белән бергә эшли алуы белән горурлануын белдерде. «Бүген Чаллы халкы татарның бөек улын соңгы юлга озатты. Урыныгыз, җәннәттә булсын, сезнең турындагы якты истәлекләр укытучыларның, укучыларның, шәһәр кешеләренең күңелендә мәңге сакланыр», – диде ул.

«Соңгы вакытларда нәрсәдер сизенгән кебек гел бергә булдык. Ярышларга, чәйгә, мунчага чакыра иде. Рәхәтләнеп сөйләшеп, абый яныннан канатланып китә идем. Әти-әнием миңа еш кына сине без түгел, абыең тәрбияләде дия иделәр. Бу чыннан да шулай. Гаиләбезгә зур кайгы килде. Абыебызны соңгы юлга озатуда ярдәм иткән шәһәр хакимиятенә, шалтыратып, смс язып хәлләребезне белгән кешеләргә зур рәхмәт»,– диде мәрхүмнең энесе, укытучы Илсур Галимов.

Матәм чарасында ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев чыгыш ясап, мәрхүмнең тырыш, талантлы җитәкче булуын әйтте. «Без һәрвакыт хәбәрләшеп эшли идек. Ачык, тырыш җитәкчене югалту бик авыр», – диде ул.

ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Искәндәр Галимовның гаиләсенә кайгы уртаклашып телеграмма җибәргән. Матәм чарасына бик күп җитәкчеләр, депутатлар, Искәндәр Нургаләм улының укучылары, укытучылар, шәһәрдәшләр килгән иде.

Мәрхүмне Чаллының яшьләр зиратына җирләделәр. Урыны җәннәттә булсын. Аллаһы Тәгалә аның 82 яшьлек әнисе Розалия ханымга, тормыш иптәше Тамара Николаевнага, кызлары Алинә белән Лилиягә, туганнарына авыр кайгыны җиңәрлек сәламәтлек, көч һәм сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X