Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы сукбайлары белән белгечләр эшли

Чаллыда «Приют человека» дигән проект гамәлдә. Хәйрия акциясе буларак башланып киткән чара бер ел эчендә Чаллыда һәм Менделеевскида тиңдәшсез изгелек хәрәкәтенә әверелде. Мохтаҗларны тукландыру өч көн – шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе оештырыла. Шунда ук психолог, юрист, табиб та бар.

Анастасия Новгородова психолог. Ул шәхси ашыгыч ярдәм күрсәтү белгечләре белән унлап ир-аттан СПИДка тест алды. Шунда ук мохтаҗлар табибка да күренә. 

Документларын югалтканнар, үз хокукларын якларга теләүчеләр белән юрист Руслан Шәймөхәмәтов эшли. Аның үз юридик компаниясе бар. Шәһәрдә танылган, 20 елдан артын эш тәҗрибәсе булган белгечнең мохтаҗларга даими ярдәм күрсәтүе игътибарга лаек. Көненә 5-6 кеше юридик консультация ала. 

Дүшәмбе, гадәттә, эш тәкъдим итүчеләр килә. «Татпрофресурс» компаниясе аша гына да 50дән артык мохтаҗ кеше даими эш урыны тапкан. Әлеге компаниянең үз тулай торагы да бар. Әнә шулай урамда яшәүчеләрне эшле дә, торыр урынлы да иткәннәр. Рөстәм әфәнде эш тәкъдим итүче башка оешмалар белән башта үзе сөйләшә. Соңрак урынга барып, эш шартлары белән дә таныша. Чәчтарашханә эшли.

Павильонга дин әһелләре дә еш килә. Хәзрәтләр һәм руханилар килеп, мохтаҗлар белән сөйләшүләр алып бара.

Сүз уңаеннан, «Приют человека» дигән проект авторы, эшмәкәр Рөстәм Гатин турында монда язган идек. Моннан тыш сукбайларның театрга җыенуы турында монда язган идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев