Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда агачлар ауды, урамнарны су басты

Чаллыда һава шартлары начараю аркасында Мәскәү проспектын су баскан. Бүген социаль челтәрләрдә кулланучылар, һава торышының кинәт начараюы нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшереп урнаштыра. Исегезгә төшерәбез, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле яңгыр һәм җилнең секундына 15-23 метрга кадәр көчәюе турында кисәткән иде. Бу фаразлар чынга ашты -

кискен җил чыгу аркасында Чаллыда яңа шәһәрнең берничә ишегалдында агачлар ауган һәм анда булган машиналарга зыян килгән. Нигездә бу, 17/05 һәм 5/05 йортлары урнашкан ишегалларында күзәтелгән. Шулай ук Тынычлык проспекты һәм Королев урамы чатында светофорлар эшләүдән туктаган. Бу хакта, юл хәрәкәтендә булучыларны социаль челтәрләр аша кисәтәләр һәм сак булырга чакыра.

Автомобиль йөртүчеләр шулай ук, Вахитов һәм Мәскәү проспектлары киселешендәге күпер астында, көчле яңгыр сәбәпле, су басуга зарлана. Биредә яңгыр сулары агызу җайланмаларының эшләп өлгерә алмавы аркасында күп су җыелган. Фотоларда күренгәнчә машиналар авырлык белән генә хәрәкәт итә, кайберләре туктап та кала. Маршрутлары күпер астыннан узучы трамвайлар да тизлекләрен киметеп су каршылыгын авырлык белән үтә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев