Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чүп савытында табылган баланы тикшерү бетмичә кызлыкка бирмиләр

Чаллыда Перинаталь үзәк чүп савытына ыргытып калдырылган кыз баланы, җинаять эше тикшерү төгәлләнмичә, бала алырга теләүче әти-әниләргә тәкъдим итмиләр. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Гернер хәбәр итте. Искәртеп үтик, 26 апрельдә кич узып баручылар якында бала елаган тавыш ишетәләр һәм Кама балалар медицина...

Чаллыда Перинаталь үзәк чүп савытына ыргытып калдырылган кыз баланы, җинаять эше тикшерү төгәлләнмичә, бала алырга теләүче әти-әниләргә тәкъдим итмиләр. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Роза Гернер хәбәр итте.

Искәртеп үтик, 26 апрельдә кич узып баручылар якында бала елаган тавыш ишетәләр һәм Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәк чүп савытында яңа туган бала күрәләр. Шунда ук полиция чакырыла.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан әлеге факт буенча "Кече яшьтәге баланы үтерүгә омтылыш" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Баланы куркыныч урында калдырган шәхес әлегә билгеле түгел. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

"Кыз бала тирәнтен медицина күзәтүе үтә. Шулай ук без суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен көтәбез, анда баланың яше билгеләнергә тиеш. Аннан соң туу турында таныклык әзерлибез. Шуннан соң ул Сабыйлар йортына озатыла. Җинаять эшен тикшерү барышында закон буенча кызлыкка алуга мораторий кертелә", - дип хәбәр итте Роза Гернер.

Хәзерге вакытта сабый Кама балалар медицина үзәгендә һәм ул яхшы тәрбиядә.

"Әгәр дә баланың сәламәтлеге яхшы була икән, кызлыкка алуда проблемалар булмас. Бездә чиратта 45 потенциаль ата-ана тора, аларның күбесе яңа туганнан 1 яшькә кадәрге баланы алырга әзер", - дип өстәде Гернер.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/03/139928/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев