Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчәк сатучыларның «урак өсте»

Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен чәчәкләрсез күз алдына китереп булмый.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен чәчәкләрсез күз алдына китереп булмый. 

Шәһәрдәшләребез нинди чәчәкләргә өстенлек бирәләр? Шәһәрдә чәчәкләр җитәрлекме? Бәяләре нинди? Без кайбер чәчәк сату нокталарына барып кайттык.

18нче комплекстагы җир асты кичүе күпләребезгә чәчәк сату урыны буларак билгеле. Биредә сайлау мөмкинлеге күп. 

Наталья Савельева 15 ел чәчәк сата.

-Артык ыгы-зыгы юк, тыныч. Лаләләргә игътибар артты. Шуны күздә тотып аларны күпләп алып кайттык. Үзебездә үстергәннәре дә бар, Голландиядән дә кайтардык, - ди ул. – Бәяләре узган атнада артты. 

Бер лаләнең бәясе 100 сум. Сатучылар букетлар да ясап бирә. Араларына ирис та куярга мөмкин. Ул да 100 сум.

Лаләләрдән соң икенче урында роза чәчәге. Хатын-кызларга аны сайлаучылар да әз түгел. Бер роза чәчәге өчен 150-200 сум сорыйлар. Бәясе чәчәкнең эрелегеннән тора. 

Азык-төлек кибетләрендә исә лалә бәяләре күпкә арзанрак. 5 лалә - 200 сум. 

- Ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан акция белән сатабыз, - ди кибеттә эшләүче Гөлүсә Латыйпова. – Алар шундый зур, матур, бәйрәмнән соң да әле байтак торачак. 

Төсләргә килгәндә кибеттә сары, ал, кызыл лаләләр сатыла. 

Лаләләрдән тыш биредә гиацинт, хризантема һәм башка чәчәкләр дә ташламалы бәя белән сатыла. 

Моннан тыш чәчәкләрне интернет аша да алырга була. Анда да бәяләр арзанрак. Мәсәлән, лаләләр - 50 сум, розалар- 75-100 сум. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәкләр лаләләр