Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәчәкләр фестиваленә әзерләнәбез

Чаллыбызның гөлләр шәһәре дигән даны юкка гына еракларга таралмаган шул. Иркен проспектларны ямьләп, иртә яздан салкын көзгә кадәр аллыгөлле чәчәкләргә күмелеп утырган клумбалар, чыннан да, шәһәребезнең кабатланмас бизәге, ихлас горурлыгы. Шушы гүзәллекне безнең чәчәк үстерү осталары Универсиадага да бүләк иттеләр. Ә инде елныңелында чаллылылар үстергән барлык гөлләрне бер мәйданбәйләмгә җыеп,...

Чаллыбызның гөлләр шәһәре дигән даны юкка гына еракларга таралмаган шул. Иркен проспектларны ямьләп, иртә яздан салкын көзгә кадәр аллыгөлле чәчәкләргә күмелеп утырган клумбалар, чыннан да, шәһәребезнең кабатланмас бизәге, ихлас горурлыгы.

Шушы гүзәллекне безнең чәчәк үстерү осталары Универсиадага да бүләк иттеләр. Ә инде елныңелында чаллылылар үстергән барлык гөлләрне бер мәйданбәйләмгә җыеп, чәчәкләр фестивале үткәрү инде күркәм традициягә әйләнде.

15 июльдән 15 августка кадәр шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсендә әлеге бәйрәмдә катнашу теләге булган коллективлардан һәм аерым кешелөрдән гаризалар кабул ителә.

Башка еллардан аермалы буларак, фестивальдә катнашучылар быел бөтен идеяфантазияләрен төрле илләрнең бакчалары һәм парклары образларын иҗат итүгә юнәлтәчәк. Әлеге бурычны бераз җиңеләйтү максатында, март аенда ук идарә итү компанияләре арасында жирәбә үткәрелде. Анда тәкъдим ителгән Франция, Италия, Голландия, Германия, Төркия һәм Һиндстан паркларының бизәлеше аеруча кызыксыну уятты.

Бәйге ике этапта уза: 15 июльдән 10 августка кадәр - районныкы, 11 августтан 22сенә кадәр - шәһәр туры. Икенче турның җиңүчеләре район бәйгеләрендә приз яулаганнар арасыннан сайлап алыначак. Алда барыбызны да искиткеч матур һәм мавыктыргыч бәйрәм көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X