Дәрәҗә…
Нәрсә соң ул дәрәҗә? Әлеге күп кырылы сорауга җаваплар да бик күп төрле булыр, һәм, әлбәттә, һәркем үзенчә хаклы булыр.
Бүгенге нанотехнологияләр, ясалма интеллект дөнья белән идарә иткән чорда кешеләрне нәрсә белән дә булса шаккаттыру җиңел әйбер түгел. Әйе, һәр чорның үз таләбе.
Әгәр дә 50 елга артка әйләнеп карасак?
Бөтен Советлар Союзыннан комсомолларны үзенә җыйган гигант төзелеш... Бер яктан күз иярмәс тизлек белән шәһәр калыкса, икенче яктан КАМАЗ заводлары төзелә.
Тизлек. Ярыш. Планнар.
Әлбәттә, бу вакыйгалар җирле халык – төп чаллылыларны да үз эченә бөтереп ала. Гади генә гаиләдә үскән, 9 сыйныфны тәмамлаган гади Чаллы егете Равис Сабирҗанов та мәһабәт йортлар салу турында хыяллана. Монтажчы булам, эшкә алыгыз, дип килә ул 3нче төзү-монтаж идарәсенә.
«Егет, әзрәк буй үстер, әлегә монтажчы ярдәмчесе булырсың», – дип, аны эшкә алалар.
ГЭС бистәсендә урнашкан 15/01 – иң беренче күтәргән йорты аның.
Аннан инде армия сафлары. Булган кеше бар җирдә дә булдыра. Равис абый ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Язмыш хәтта Байконурга илтеп җиткерә аны. Континенталь ара баллистик ракетага баш куя алар. Дәүләт дәрәҗәсендәге мактау кәгазьләренең башы шушы елларга килеп тоташа.
Равис абый армиядән туры үзенең бригадасына кайтып төшә. Алны-ялны белмичә, өчәр смена эшләгән еллар.
«Төнлә күземне бәйләп чыгарып җибәрсәләр дә мин бу шәһәрдә адашмыйм, чөнки бик күп йортлары таныш, үз кулым аша үткән», – дип сөйли ул.
Тырышлык аяк астында ятмый – Равис Сабирҗанов бригадир дәрәҗәсенә күтәрелә. Кул астына да үзе кебек тырыш егетләрне туплый... һәм социалистик ярышта аның бригадасы 1нче урынны яулый.

Беренче КАМАЗ машинасы
Бүгенге көн күзлегеннән карап, мондый югары нәтиҗә өчен ни бирделәр икән, дип уйлап куясың. Равис абый КПССның ХХV съездына делегат итеп сайлана, һәм Яр Чаллыбызда җитештерелгән иң беренче КамАЗ машинасының почетлы пассажиры итеп билгеләнә! Беренче КамАЗ чыгу уңаеннан тантаналар 1976 елның 16 февралендә була. Руль артында – тәҗрибәле машина йөртүче-тикшерүче Валерий Перетолчин, пассажир урынында – Дмитрий Загребельный (Минмонтажспецстройда бригадир), һәм Камгэсэнергостройдан меңләгән төзүчеләр армиясе вәкиле – Равис абый Сабирҗанов. Әлеге өчлек шәһәр, завод һәм төзүчеләрнең бердәмлеген символлаштыра.
Тантана вакытында төшерелгән фотоны бүгенге көндә шәһәребезнең бик күп почмакларында күрергә була. Бәхет. Сөенеч. Тырышлык нәтиҗәсе.
«Ул елларда йортлар салу рекордлы темплар белән барды», – дип сөйли ул. Бигрәк тә бер вакыйга исендә.
«КАМАЗ күтәрелә башлагач, яңа төзелгән йортлардагы фатирларның да күбесе завод эшчеләренә бирелә башлады. Ә бригададагы төзүчеләрнең шактые әле һаман баркаларда яши».
Шуннан Равис абый җитәкчелек алдында әлеге сорауны күтәрә. ГЭС бистәсендәге 6/4 йортын яңа елга өлгертсәгез, әлеге фатирлар тулысы белән синең бригадага, диләр аңа. Ноябрь ахыры була бу. 4 подъездлы, 5 катлы, 60 фатирлы йорт. Квартираларны гаделлек белән, кем күпме эшләгәненнән чыгып бүләләр һәм эшкә керешәләр. Бу йортта яшәүчеләр – үз ояларын беренче ташыннан алып коручылар. Үз фатирыңның кайсы икәнен белә торып ничек тырышмыйсың инде? Бер көнне кичтән машина килеп такта бушатып китә, иртән бригада эшкә килсә, такталар инде урынында юк, алар фатирларга урнашып беткән. Хуҗалары эшкә чаклы килеп, идән җәяргә өлгерә. Әлбәттә, тиешле вакытка йорт төзелеп бетә. Һәм яңа елны алар яңа фатирларында каршы ала.
Әлбәттә, тормыш казаны гел болай кайнап тормый. Эш күләме кими, бригадаларны берләштерә башлыйлар. 1982 елдан Равис абый Сабирҗанов Тукай районында авыл хуҗалыгы тармагында төзелеш эшләре башкаруга күчә.
Шулай да иң яратып искә алганы – ак калабыз Яр Чаллыны төзегән еллары. Алтын куллары белән йортлар төзеп кенә калмый, шәһәрнең үсеш стратегиясен билгеләүдә дә катнаша – 3 тапкыр шәһәр советы депутаты итеп сайлана. Равис абый «Почет билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән.
79 яшен тутырса да, җиңел атлап, йөгереп кенә йөрүче бу абыйдан (бабай дип әйтергә тел бармый!) энергия әле ташып тора.
«Ул елларда шәһәр төзелеше белән КАМАЗ, кошның ике канаты кебек, тигез кагынды. Бүгенге көндә төзүчеләрне дә завод башында торучылар кебек үк хөрмәтлиләр, димәс идем», – ди ул.
Икенче борчыган мәсьәлә – ул Чулман елгасының бушап калуы. «Ул елларда елга кайнап тора иде, аннан нинди генә баржалар үтмәде. Хәзер үле тынлык», – ди ул.
Сүз башым дәрәҗә иде.
... Менә ул акрын гына шәһәр урамнарыннан атлый. Төп-төз проспектлар буйлап тезелеп киткән ак йортлар Равис абый артыннан көяз кызлар керфек сирпеп калган кебек кул болгап кала. «Кешелек тарихына ни белән кереп калам соң?» дигән сорау килеп туа күңелендә. Җавабы исә күз алдында җәелеп ята – тулы бер шәһәр!
Гөлчәчәк Титова
Николай Туганов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев