Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Дилә Нигъмәтуллинаны кызын калдырып киткән өчен сүгәләр

Күптән түгел Дилә Нигъмәтуллина "Инстаграм"да: "Эш буенча, очрашуларга барасы булса, Сәфинәне өйдә берүзен бикләп калдырам", - дип язган иде. Җырчының аккаунтына язылучыларга бу ошамады, алар Диләне сүгәргә тотынды. - Элек бала караучыбыз бар иде, хәзер аның кирәген тапмыйм. Аннары, мин баланы көн буена калдырып китмим бит. Ул балалар бакчасына йөри....

Күптән түгел Дилә Нигъмәтуллина "Инстаграм"да: "Эш буенча, очрашуларга барасы булса, Сәфинәне өйдә берүзен бикләп калдырам", - дип язган иде. Җырчының аккаунтына язылучыларга бу ошамады, алар Диләне сүгәргә тотынды.

- Элек бала караучыбыз бар иде, хәзер аның кирәген тапмыйм. Аннары, мин баланы көн буена калдырып китмим бит. Ул балалар бакчасына йөри. Ял көне, мәсәлән, тиз генә барып киләсе җир булса - барам. "Əни мин синең белән бармыйм инде, өйдә генә калыйм әле", - дип үзе әйтә. Əмма мондый очраклар бик сирәк була. Берүзе генә калганда, ул телефонда уйнап, мультфильм гына карап утырмый. Үзенчә өйне җыештырып куя, үз киемнәрен төреп шкафына куя. Ул белемгә омтылучан бала: аңа китаплар кызык, һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнәсе килә. Үзегез беләсез, хәзер бөтен эш телефонда. Озак вакыт интернетта утырсам, Сәфинә: "Əни, җитәр, телефоныңны алып куй һәм минем белән шөгыльлән", - ди.

Кабатлап әйтәм, баламны берүзен өйдә калдыруның бер начар ягын да күрмим. Мин үзем дә кала идем. Биш яшьтән садикка йөрүдән баш тарттым. Күрәсең, ошамагандыр, һәм бер ел буе өйдә утырдым. Əни укытучы булып эшләде, мәктәп безгә якын иде. Көндезге аш вакытында кайтып, мине ашатып китә иде. Укыту эшеннән тыш, әни ярты ставкага китапханәче булып эшли иде. Еш кына аның белән китапханәгә йөрдем. Шуңа да бик иртә укырга өйрәндем.

Аннары, кызлар, малайларга караганда, күпкә мөстәкыйль. Алар белән тәрбия эшен алып бару да күпкә җиңелрәк.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X