Дога көче (БУЛГАН ХӘЛ)
Күрше республиканың иксез-чиксез урманнарында була бу хәл. ...Кичкырын. Агач егучылар җиңел машина белән урман юлыннан кайтып киләләр. Автомобиль шоферы, нәрсәгәдер көйсезләнеп, өзлексез мыгырданып бара. Аның белән бәйләнергә, сүзләрен куәтләргә теләүче табылмый. Шуңа ачуы тагын да кабара, күрәсең: идарәне югалтуын сизми дә кала. Машина, чиелдаган авазлар чыгарып, юл читенә чыга һәм...
Күрше республиканың иксез-чиксез урманнарында була бу хәл....Кичкырын. Агач егучылар җиңел машина белән урман юлыннан кайтып киләләр. Автомобиль шоферы, нәрсәгәдер көйсезләнеп, өзлексез мыгырданып бара. Аның белән бәйләнергә, сүзләрен куәтләргә теләүче табылмый. Шуңа ачуы тагын да кабара, күрәсең: идарәне югалтуын сизми дә кала. Машина, чиелдаган авазлар чыгарып, юл читенә чыга һәм шул урында бер-берсе өстенә өеп куелган тимер-бетон плитәләргә килеп бәрелә. Куркынган кычкырулар... Калайларның бөгелгән һәм чытырдаган тавышы... Ә инде икенче мизгелдә машина өстенә авыр плитә килеп төшә... Әлеге машинада утырып кайткан бер ирнең әнисе сөйләде бу хакта. "Абау, берсе дә исән калмагандыр, машина изелгәндер инде?" - дигән уй миемне өтеп алды. - Шуннан ни булган? - дим, дулкынланудан көчкә сулыш алып. Чыннан да, гаҗәп хәл бу. Могҗизаларга ышанырга теләмәсәк тә, алар еш булып тора. Әлеге апаның улы моннан берничә ел элек тә шулай исән калган. Бер иптәшенең машинасында кайтып килгәндә икенче машина килеп бәрелгән боларга. Тәрәзә аша очлы тимер кисәге үтеп кереп, әлеге ир-егетнең чигәсеннән берничә сантиметр арада гына тукталып калган. - Шаккатмалы! Бу юлы хәлләр ни белән тәмамланган соң? - мин әйтәм. - Әле дә эзлиләрдер? Нинди генә язмышлар, нинди генә хәлләр юк бу дөньяда. Галиябану ХУҖИЕВА
|
|
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев