Евро артты, доллар әлегә бер урында таптана
Евроның биржа курсы ярты ел эчендә беренче тапкыр 66 сумнан артып китте. Рубль нефть бәяләре төшү аркасында түбәнгә тәгәри. Доллар курсы март уртасыннан башлап беренче тапкыр 59 сумнан артты. Мәскәү биржасында евро һәм доллар бәясе соңгы берничә айда беренче тапкыр артып китте. Көн уртасында евро бәясе 2016 елның 9 декабреннән...
Евроның биржа курсы ярты ел эчендә беренче тапкыр 66 сумнан артып китте. Рубль нефть бәяләре төшү аркасында түбәнгә тәгәри. Доллар курсы март уртасыннан башлап беренче тапкыр 59 сумнан артты.
Мәскәү биржасында евро һәм доллар бәясе соңгы берничә айда беренче тапкыр артып китте. Көн уртасында евро бәясе 2016 елның 9 декабреннән башлап беренче тапкыр 66 сумнан югары күтәрелде һәм соңрак бераз гына төште. Узган көн белән чагыштырганда, бу бер сумга диярлек артыграк. Доллар бәясе 77 тиенгә артты.
Нефтьнең бәясе, киресенчә, төшә бара. ICE биржасында Brent маркалы нефтьнең бер мичкәсе узган елның ноябреннән алып беренче тапкыр 46 доллардан түбән төште.
Доллар исә әлегә бер урында таптана. Туристлык сезоны башлангач ул да югары сикерергә бик мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев