Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җиңү бәйрәме уңаеннан Аксакаллар мәҗлесе

Чаллы мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар шурасы 4 майда шәһәр мәчетләренең иң актив аксакаллары хөрмәтенә Җиңү бәйрәме уңаеннан аш мәҗлесе уздырды. Ул Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин имамлык иткән "Туфан" мәчетендә узды. Мәҗлес барышында Коръән укылды, догалар кылынды, Равил хәзрәт Нуруллин, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев...

Чаллы мөхтәсибәте каршындагы Аксакаллар шурасы 4 майда шәһәр мәчетләренең иң актив аксакаллары хөрмәтенә Җиңү бәйрәме уңаеннан аш мәҗлесе уздырды. Ул Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин имамлык иткән "Туфан" мәчетендә узды. Мәҗлес барышында Коръән укылды, догалар кылынды, Равил хәзрәт Нуруллин, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев ветераннарны Җиңү бәйрәме белән кайнар котладылар, аларга исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр. Мәҗлес ахырында Равил хәзрәт мәҗлестә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәҗлестә шәһәр мәчетләре имамнары, "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев