Курыкмыйча ашыйбыз
"Роскачество" җитәкчесе Максим Протасов Русиядә җитештерелгән иң хәвефсез ризыкларны атады. - Без тикшергән көнбагыш маеның 54 проценты югары сыйфатлы, - диде ул. - Шулай ук, он, карабодай, дөге ярмасының сыйфаты яхшы. Безнең каты сортлы бодай оныннан ясалган макароннар Италиядә җитештерелгәннәреннән һич ким түгел. Аның сүзләренә караганда, Русиядә киемнәрне дә яхшы...
"Роскачество" җитәкчесе Максим Протасов Русиядә җитештерелгән иң хәвефсез ризыкларны атады. - Без тикшергән көнбагыш маеның 54 проценты югары сыйфатлы, - диде ул. - Шулай ук, он, карабодай, дөге ярмасының сыйфаты яхшы. Безнең каты сортлы бодай оныннан ясалган макароннар Италиядә җитештерелгәннәреннән һич ким түгел. Аның сүзләренә караганда, Русиядә киемнәрне дә яхшы тегәләр, әмма тукыма сыйфаты начар. Еш кына тегүчеләр киҗе-мамык тукымаларга заказ бирә, әмма аларга синтетик тукыма китерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев