Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөнир Рахмаев – «Голос»та

«Беренче канал»да бара торган «Голос» тапшыруына нигезләнеп, Казанның 19нчы гимназиясендә шул ук исемдә проект старт алды. «Наставник»лар, ягъни остазлар ролен эстраданың популяр җырчылары Мөнир Рахмаев, Илнар Ялалов һәм Лилиана Газизова башкара. - Проектка 19нчы гимназиядә эшләүче һәм шушы идеяне тәкъдим итүче Алексей Родионов чакырды. Сайлап алу турыннан соң минем төркемгә...

«Беренче канал»да бара торган «Голос» тапшыруына нигезләнеп, Казанның 19нчы гимназиясендә шул ук исемдә проект старт алды. «Наставник»лар, ягъни остазлар ролен эстраданың популяр җырчылары Мөнир Рахмаев, Илнар Ялалов һәм Лилиана Газизова башкара. - Проектка 19нчы гимназиядә эшләүче һәм шушы идеяне тәкъдим итүче Алексей Родионов чакырды. Сайлап алу турыннан соң минем төркемгә барлыгы 8 бала җыелды. Проект шартлары буенча һәр тур саен катнашучылар төшеп кала. Хәзерге вакытта төркемемдә 4 бала. Ике тур артта калды. Анда дуэт җырлар яңгырады, ә инде өченче турда балалар үзләре генә чыгыш ясаячак. Нигездә балалар рус һәм инглиз телендә җырлый. Үзем таләпчән гаиләдә тәрбияләнгәч, балаларга да шундый ук мөнәсәбәттә, чыгышларны таләпчән бәялим. Лилиана Газизова төркемендә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның олы кызлары Таңсылу да катнаша, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Мөнир. «Голос» проекты 19нчы гимназиядә укучы балалар арасында гына оештырыла. Әмма киләчәктә аны Казан һәм хәтта Татарстан күләмендә оештыру планнары да бар икән. «Әлбәттә, проектны үстерәсе килә, чөнки ул күпләрдә кызыксыну уятты. Сәләтле балалар бик күп. Җыр өлкәсендә генә түгел, бар яктан талантлы алар. Үземнең балачакны искә алам да, бу балаларга шаккатам: алар бөтенләй башка төрле. Гимназиянең мөгаллимнәре дә, директоры да заманча карашлы. Биредә миңа барысы да ошады, бигрәк тә ашханә! Минем шундый гадәт бар: берәр мәктәпкә барсам, ашханәсенә кереп ашамыйча китмим, чөнки мәктәп ризыгын тәмле итеп әзерлиләр. 19нчы гимназиядә дә ашадым, бик ошады!» - диде Мөнир Рахмаев. intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X