Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөнир Рахмаев әти булды

Җырчы Мөнир Рахмаевның кызы туган. Бу хакта ул Инстаграмда үз аккаунтында хәбәр итә.

«Чиксез бәхетлемен. Бу шатлыгым белән сезнең белән уртаклашасым килә. Мин бәхетле әти булдым. Бүген 18 мартта 4.30 сәгатьтә минем матур кызым дөньяга аваз салды. Кадерлем, рәхмәт сиңа! Мин сезне бик яратам. Бәхеттән очамын. Һәркемгә дә шундый аңлатып бетермәслек хис кичерүен телим. Шатлыктан күзләрем яшьләнә. Җаным, хәзер синең белән әти-әни булдык», — дип шатлыгын уртаклашкан җырчы.

Мөнир Җир шарындагы барлык балаларның да сәламәт һәм бәхетле булуын, тулы гаиләдә яшәүләрен теләгән.

Җырчының инстадуслары  гаиләне  ишәюе белән котлаган. Бәхетле, тәүфыйклы бала булсын, дип теләгәннәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев