Шушы көннәрдә озак вакыт буйдак булып йөргән Мөнир Рахмаев «камыт киде». Әлбәттә, күпләрне аның сөйгән яры кем булуы кызыксындыра икән. Җырчы, артист дисәк, йөзе таныш түгел… Үзеннән сорарга булдык.
— Сезнең никахыгыз күпләр өчен көтелмәгәнлек булды.
— Әйе, бәхет тынычлыкны ярата бит. Алдан кычкырып йөрисе килмәде. Мөнәсәбәтләребезгә күз тияр дип тә курыктык. Хәзер бит кеше дә шундый: башкалар бәхете өчен сөенә белми.
— Кәләшең белән таныштырсаң иде.
— Туегыз кайчан булачак?
— Тиздән, Алла боерса! Казанның иң зур залларының берсендә узачак. Кунаклар да күп булачак: 300-400 кеше. Артистларны чакырмыйм. Ихлас, матур туй булыр дип ышанам. Әлегә зал сайлыйбыз, көнен билгелибез. Хыяллар тормышка аша. Әкеренләп… Киләсе этап — балалар. Аларның күп булуын телим. Гаиләбез ишле булсын иде. Мин үзем дә күп балалы гаиләдән. Бергә җыелсак — шундый күңелле.
Ә тамашачылар инде минем турда нинди генә сүз йөртмәде. Озак өйләнми йөрсәң шулай бит. Әле эстрадада буйдак егетләр күп, алар хакында да начар уйламагыз. Һәрнәрсәнең үз вакыты: менә хәзер минем никах сәгатьләрем сукты, Аллага шөкер һәм без бик бәхетле!
http://maydan.tatar/monir-raxmaev-tuebyzda-400ge-yakyn-keshe-bulachak-lekin-artistlarny-chakyrmyjm/
Нет комментариев