Рәис хәзрәт Нуруллин: «Дини һәм дөньяви тормыш бер-берсеннән аерылгысыз»
Яңалыклар тасмасы

Рәис хәзрәт Нуруллин: «Дини һәм дөньяви тормыш бер-берсеннән аерылгысыз»

«Мөселман кешесе тормышның төрле өлкәләрендә дә үзенең җаваплылыгын аңлап, алтын уртаклыкны саклап яшәргә тиеш».

Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның беренче көне мөселманнар өчен аеруча кадерле булган җомга көненә туры килде. Шул уңайдан Чаллы мәчетләренең имам-хатыйблары җомга намазы алдыннан вәгазьләрендә сайлауларның җәмгыять һәм ил тормышындагы әһәмиятенә дә тукталып үттеләр.

Чаллының «Сөембикә» мәхәлләсе имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Нуруллин билгеләп үткәнчә, дини һәм дөньяви тормыш бер-берсеннән аерылгысыз.

«Без бу илдә яшибез, эшлибез, балалар үстерәбез. Шуңа күрә аның кануннарын да хөрмәт итәргә тиешбез. Мөселман кешесе тормышның төрле өлкәләрендә дә үзенең җаваплылыгын аңлап, алтын уртаклыкны саклап яшәргә тиеш. Ил тормышында барган мөһим вакыйгалардан читтә калмыйча, үз фикереңне белдерү дә – гражданлык җаваплылыгының бер өлеше», – диде Рәис хәзрәт Нуруллин.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18 сентябрьдә башланды. Сәяси чара тагын ике көн – 19-20 сентябрьләрдә дәвам итәчәк. Сайлау участоклары иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр ачык. 


Нет комментариев