"Бергә булдырабыз" проекты кысаларында "Асылташ" балалар йортында "Стальные монстры" мотоклубы байкерлары белән очрашу үтте. Кунаклар балаларга клублары, мотоцикл төрләре һәм аның төзелеше турында сөйләделәр. Байкер тормышы белән дә таныштырдылар. Егет-кызлар спортив "Honda RR" һәм "Урал" мотоциклларын аеруча да нык ошаттылар. Байкерлар исә балаларны аларга утыртып, "Асылташ" ишегалды буенча да йөрттеләр.
-Байкерларга бик нык рәхмәтлебез. Алар балаларның күңелләрен күрделәр, аларны бәхетле иттеләр. Мондый очрашулар ешрак булыр, дип ышанабыз. "Стальные монстры" мотоклубына уңышлар һәм ак юллар телибез, - дип бүлештеләр "Асылташ" балалар йортының тәрбиячеләре. Байкерлар да киләчәктә балалар белән кабат очрашырга вәгъдә бирделәр.


Нет комментариев