Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченный Рәдис Юсупов сөйләде.
Баулыда яшәүче хатын-кыз сөлге оттым дип сөенеп, мошенникларга 7 млн сум акчасын биргән. Мессенджерларның берсендә хатын-кызны бүләкләр уйнатыла торган төркемгә керткәннәр. Аннары сөлге отуы турында хәбәр иткәннәр һәм бүләкне китерү өчен адресын сораганнар.
Шуннан соң хатын-кызның телефонына код килгән. Мошенниклар аны посылка алу өчен кирәк дип ышандырган һәм кодны әйтүен сораган. Кодны хәбәр иткәч, аңа шәхси мәгълүматларын террорчыларга тапшырган дип янаганнар. Хатын-кызны акчаларын декларацияләргә кирәклегенә ышандырып, барлык күрсәтмәләрне үтәргә мәҗбүр иткәннәр. Нәтиҗәдә, ул 7 млн сум акчасын курьерга тапшырган. Курьер акчаны аның өеннән килеп алган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Моңа кадәр Чаллыда музыка укытучысы алданган иде.
Нет комментариев