Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суррогат әни өченче тапкыр бала табып бирәчәк

Ул акчаны нәрсәгә тотачагын әйтте.

Иртәгә суррогат әни Розалия Мәмәтова Минск шәһәренә бала табу йортына барырга җыена.

«Табиблар белән танышып, әкренләп бала тудыруга әзерләнәчәкмен. Хәзерге көндә авырыма 37 атна. Үзем белән дә, бала белән дә бар да яхшы. Бу юлы карынымда кыз, - диде суррогат әни.- Акчаны кайда тотасымны әлегә төгәл әйтә алмыйм. Улым һәм кызым белән хәзер яшәгән ике бүлмәле фатирны өчлегә зурайтырбызмы яки бераз сабыр итеп киләсе елларга өй алырбызмы. Аның өчен генә җитеп бетми ул, әлбәттә. Берәр депозит ачсаң гына» 

Исегезгә төшерәбез, Розалия Мәмәтова моңа кадәр ике гаиләгә бер малай һәм бер кыз табып биргән иде. Беренче очракта ул акчага фатир сатып алган булса, икенчесендә – "Гранта" машинасы алды. 

Розалия Мәмәтова турында материаллар:

Розалия Мәмәтова: «Суррогат әни булу – минем кәсебем»

Суррогат әни бала өчен бирелгән акчага нәрсә сатып алган?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев