Татарстанда хәбәр итү системаларын тикшерәләр
Бу планлы эш.
4 мартта Республикада планлы рәвештә хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә.
ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 10 сәгать 40 һәм 10 сәгать 45 минутта электр сиреналары һәм тавышлы сиреналар кабызылачак (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә), ә 10 сәгать 43 минутта мөһим хәбәр тапшыру өчен теле- һәм радиоканалларны тоташтыру булачак.
Илнең төбәкләрендә хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерүе елга ике тапкыр – яз һәм көз уза.
Халыкка тынычлык сакларга киңәш ителә. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итү кирәкми.
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев