Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәмәке 8 миллион кешенең гомерен өзәчәк

АКШның Буффало университеты галимнәре фаразлавынча, егерме беренче гасырда Җир шарында тәмәкедән миллиард кеше үләчәк. Тарту белән бәйле чирләрдән инде 2030 елда ук ел саен 8 миллион кешенең гомере өзеләчәк икән. Бөтен илләрдә тәмәке көйрәтүчеләрнең чирләре турындагы мәгълүматларны өйрәнеп, галимнәр узган егерменче гасырда бу яман гадәт аркасында 100 миллион кеше дөнья...

АКШның Буффало университеты галимнәре фаразлавынча, егерме беренче гасырда Җир шарында тәмәкедән миллиард кеше үләчәк. Тарту белән бәйле чирләрдән инде 2030 елда ук ел саен 8 миллион кешенең гомере өзеләчәк икән. Бөтен илләрдә тәмәке көйрәтүчеләрнең чирләре турындагы мәгълүматларны өйрәнеп, галимнәр узган егерменче гасырда бу яман гадәт аркасында 100 миллион кеше дөнья белән хушлашкан дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Хәзерге вакытта бик күп илләрдә халыкның никотиннан интегүе алга таба корбаннар саны нык артуга китерәчәк, имеш. Бүген иң күп көйрәтүчеләр Кытай һәм Һиндстан халкы икән. Шулай ук АКШта, Бразилиядә, Уругвайда һәм Бөекбританиядә дә кимен куймыйлар. Моннан берничә атна элек Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы һәм АКШның Онкология институты тәмәке тарту дөнья икътисадына 1 триллион доллар зыян сала дип белдергәннәр иде. Бу суммага дәвалануга киткән һәм хезмәт җитештерүчәнлеген югалту чыгымнары керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев