Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Эчке эшләр министрлыгы: Коронавирус аркасында бәяләр артса, кибетләрне тикшерәбез

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында республика халкына азык-төлек кытлыгы турында борчылмаска киңәш иттеләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында, азык-төлеккә бәяләрне арттырганда, кибетләрне тикшерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Илдар Сафиуллин хәбәр итте.

Полицейскийлар республика халкына коронавирус аркасында азык-төлек кытлыгы турында борчылмаска киңәш итте — соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә пәйда булган фото һәм видеоларда Казан халкының кибет һәм сәүдә үзәкләрендә күпләп азык-төлек сатып алганы күренә.

«Әлбәттә, ажиотаж бар. Халык азык-төлек запасы туплый. Чынлыкта, бездә азык-төлек җитәрлек. Вазгыять Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә тора», — диде Сафиуллин.

Ул Татарстан кибетләрендә азык-төлеккә бәяләр күтәрелү күзәтелми, дип өстәде.

Әгәр мондый фактлар күзәтелсә, без игътибар итәчәкбез һәм тикшерү үткәрәчәкбез», — дип өстәде Сафиуллин.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев