Чаллы укытучыларына – 14 нче хезмәт хакы
Узган ел нәтиҗәләре буенча Чаллының иң яхшы мәгариф учреждениеләренә шәһәр казнасыннан 2 миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. 26 нчы һәм 56 нчы мәктәпләргә - берешәр миллион сум булса, 1 нче балалар бакчасына - 500 мең сум. Әлеге акчалар 14 нче хезмәт хакы рәвешендә биредә эшләүчеләрне бүләкләүгә тотылырга тиеш.
"Бу бик тә дөрес гамәл, педагогларыбызга югары күрсәткечләре өчен рухи яктан гына түгел, ә материаль яктан да ярдәм итәргә кирәк. Үз эшенә бирелгән һөнәр осталарының тырышлыгы нәтиҗәсендә без, мәгариф өлкәсендәге уңышларыбыз белән, республикабызның 43 шәһәр һәм районы арасында икенче урынны алып торабыз" , - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев