Быел җәй БМО Русияне дөнья ВИЧ эпидемиясе үзәге дип атаганнан соң, илдә ВИЧ-инфекциясе таралуга каршы дәүләт стратегиясе расланды. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елга кадәр Русиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы дәүләт стратегиясен раслау турында карар имзалады. Әлеге документ Русия хөкүмәте сайтында урнаштырылган. "Стратегиядә Русиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы торуның максатлары, мәсьәләләре һәм...
Быел җәй БМО Русияне дөнья ВИЧ эпидемиясе үзәге дип атаганнан соң, илдә ВИЧ-инфекциясе таралуга каршы дәүләт стратегиясе расланды.
Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2020 елга кадәр Русиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы дәүләт стратегиясен раслау турында карар имзалады. Әлеге документ Русия хөкүмәте сайтында урнаштырылган.
"Стратегиядә Русиядә ВИЧ-инфекция таралуга каршы торуның максатлары, мәсьәләләре һәм төп юнәлешләре билгеләнгән", диелә сайтта.
Стратегия ВИЧ-инфекцияле кешеләрне ачыклау, антиретровирус терапиясе алучыларны арттыру, өзлегү һәм үлемнәрне киметү мөмкинлеге бирәчәк диелә. Проект шулай ук 18-49 яшьлекләр арасында ВИЧ-инфекция турында күбрәк мәгълүмат тарату, наркотиклар кулланучылар арасында кисәтү чаралары күрү турындагы програмнарны да үз эченә ала.
Стратегия белешмәсендәге саннарга караганда, Русиядә ВИЧ-инфекция эләктерүчеләр саны ел саен 10 процентка арта. 1985-2015 елларда илдә 824 706 ВИЧлы кеше теркәлгән. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, авыручылар саны бер миллионга җитә.
Быел җәй БМО Русияне дөнья ВИЧ эпидемиясе үзәге дип атады.
Нет комментариев