Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үз табибларыбыз булачак

Быел Казан дәүләт медицина университетында белем алу өчен максатчан юллама белән Чаллыдан 4 абитуриент җибәрелә. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко һәм дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш табиблары шәһәр хакимиятендә булачак студентлар белән очраштылар. Юллама буенча укырга керү теләге белән 63 кеше гариза биргән. Шәһәр башкарма комитетында төзелгән комиссия бердәм дәүләт имтиханнары...

Быел Казан дәүләт медицина университетында белем алу өчен максатчан юллама белән Чаллыдан 4 абитуриент җибәрелә.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко һәм дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш табиблары шәһәр хакимиятендә булачак студентлар белән очраштылар.

Юллама буенча укырга керү теләге белән 63 кеше гариза биргән. Шәһәр башкарма комитетында төзелгән комиссия бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча медицина университетында уку өчен арадан иң лаеклыларны сайлап алган. Алар дәвалау, педиатрия, медицина биофизикасы һәм медицина биохимиясе факультетларында белем алачак.

Укуларын тәмамлагач, бу егет-кызлар эшкә Чаллыга кайтырга тиеш. Инде хәзер үк аларның кайсы дәвалау учреждениесендә эшләячәге тәгаенләнгән. Һәркайсына аерым остаз билгеләнгән. Дәвалау учреждениесенең баш табибы студентның укуда өлгерешен күзәтеп торачак, аңа һөнәри яктан үсәргә ярдәм итәчәк. Уку дәверендә юллама белән укырга кергән студентлар практиканы да шушы хастаханә һәм шифаханәләрдә үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев