Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзидарә советы оешты

Шәһәребезнең 13нче микрорайонында территориаль җәмәгать үзидарә советы оешты. Бу - шәһәрдә барлыкка киләчәк 50 җәмәгать оешмасының беренчесе. 60нчы урта мәктәптә үткән оештыру конференциясендә шушы районда яшәүчеләр катнашты. Территориаль җәмәгать үзидарә советларын оештыру турында карар шәһәр советы утырышында хупланган иде. Бу оешма халыкның иң мөһим мәсьәләләрен шәһәр җитәкчелеге белән бергәләп чишәчәк....

Шәһәребезнең 13нче микрорайонында территориаль җәмәгать үзидарә советы оешты. Бу - шәһәрдә барлыкка киләчәк 50 җәмәгать оешмасының беренчесе. 60нчы урта мәктәптә үткән оештыру конференциясендә шушы районда яшәүчеләр катнашты.

Территориаль җәмәгать үзидарә советларын оештыру турында карар шәһәр советы утырышында хупланган иде. Бу оешма халыкның иң мөһим мәсьәләләрен шәһәр җитәкчелеге белән бергәләп чишәчәк. Әлбәттә, советлар иҗтимагый башлангыч буларак эшләячәкләр. Муниципаль хакимият территориаль җәмәгать үзидарә советлары өчен мәктәпләрдән, мәдәният йортларыннан, башка шәһәргә караган биналардан уңайлы урыннар бирәчәк. Иң мөһиме - халыкка якын булуы. 2015 елда шәһәр бюджетыннан советларга акча бүлеп бирү дә каралачак.

13нче микрорайонда үткән оештыру конференциясендә шәһәр хакиме Васил Шәйхразиев болай диде: "Без хакимият белән халыкның бергә килешеп эшләү дәрәҗәсенә ирештек. Бу - территорияләрне төзекләндерү, яңарту, хезмәт күрсәтү буенча уртак карарга килү һәм килешенеп эшләү. Шунысы мөһим: территориаль җәмәгать үзидарә советларын оештыруыбыз Камгэсэнергостройга - 50, КАМАЗ төзелә башлауга 45 ел тулган елга туры килде. Димәк, 14 июль тарихка беренче территориаль җәмәгать үзидарә советының нигезен салган көн булып кереп калачак".

Микрорайонда яшәүчеләр территориаль җәмәгать үзидарә советына ТҖС - "13 бистә" (ТОС - "13 комплекс") дип исем бирделәр. Җәмәгать оешмасының рәисе итеп 13/07 йорты өчен җаваплы Фәдия Минһаҗева сайланды. Аның сәркатибе итеп 13/10 йорты өчен җаваплы Мөслимә Миргалимова расланды. Шулай итеп, беренче карлыгач ТҖС - "13 бистә" территориаль җәмәгать үзидарә советы эшен башлап җибәрде.

Тиздән Чаллының башка микрорайоннарында да оештыру конференцияләре үтәчәк. Ә инде барлык территориаль җәмәгать үзидарә советлары оешып беткәч, 8 августта шәһәр җәмәгатьчелегенең беренче форумы узачак. Шәһәр җитәкчеләре фаразлавынча, бу иҗтимагый оешма халык белән эшләүдә яхшы һәм һәр ике як өчен файдалы нәтиҗәләргә ирешәчәк.

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев