Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Җәйге ялларда балаларны саклыйк!

Бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен алдан чаралар күрергә кирәк.

Зарыгып көтеп алган җәйге көннәр бары тик күңелле мизгелләре белән генә хәтердә уелып калсын өчен иминлек кагыйдәләренә игътибарлы булу шарт. Аеруча күз карасыдай кадерле балаларыбызга карата уяу булу мөһим. Әлегә сәхифәбездә җәен кечкенәләр катнашында бик еш очрый торган бәхетсезлек очракларына тукталырга булдык. Алар белән танышып, һичшиксез алдан чарасын күреп куегыз. 

Өйдә

Еш кына җәен өйләребездә аны-моны уйламый тәрәзәләрне ачып куябыз. Бу гамәлебез исә, аеруча кечкенә балаларыбыз булса, зур фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Сабыйларның югарыдан егылып төшү очраклары хакында әле тегеннән, әле моннан хәбәрләр ишетелеп тора. 
Тәрәзәдән гадәттә 2-4 яшьлекләр килеп төшә. «30 процент очракта бу әти-әнисенең күзе алдында була, ә 70 процент очракта бала берүзе калгач бәхетсезлеккә юлыга. 90 процент очракта тәрәзә янында жиһаз яисә тәрәзә төбенә үрмәләп менәргә мөмкинлек биргән нәрсәдер куелган була. 95 процент очракта тәрәзәгә черкигә каршы сетка куелган була», – ди белгечләр.
Мондый очракларны кисәтү өчен нишләргә?
– Тәрәзә ачык булганда баланы күзәтеп тору кирәк.
– Тәрәзәгә 10 сантиметрдан күбрәк ачтырмый торган чикләү кую мөһим.
– Ике капкачлы (створка) тәрәзә өстән генә ачылырга тиеш.
– Балалар янгын баскычында, түбәдә, балконда уйнарга тиеш түгел.
– Җиһаз һәм башка әйберләрне тәрәзә яныннан алып кую шарт.

Өйдә сагалап торучы тагын бер куркыныч чыганагы – ул кондиционерлар. Әйе, алардан да белеп файдалану зарур. Кондиционер бүлмәдә һава дымлылыгын киметергә мөмкин. Гигрометр дигән җайланма ярдәмендә бу күрсәткечне тикшереп тору шарт. Сулыш юллары өчен оптималь дымлылык 40-60 процентны тәшкил итә. Шуннан кимесә, сулыш юллары инфекциягә каршы торучанлыгын югалта.
Моны булдырмас өчен, кондиционерның фильтрларын вакытында алмаштырып торырга кирәк. Искергән фильтр инфекция һәм тузан җыя, шуларны таратырга мөмкин. Шуңа күрә бүлмәне вакыт-вакыт тулысынча җилләтеп алу кирәк, моны көнгә берничә тапкыр эшләү шарт. 
Белеп кулланганда исә кондиционер куллану сәламәтлек өчен файдалы, ди белгечләр. Эссе җәй көннәрендә кан әйләнеше системасы авырулары күбәя, инсульт яки инфаркттан үлүчеләр саны арта. Кондиционер исә мондый чакларда хәл кертеп, кеше тормышын саклап кала ала.

Уен мәйданчыгында 
Уен мәйданчыгында егылып, кул-аякларны гына түгел, умыртка баганасын да имгәтергә мөмкин. Шуның өчен дә биредә дә кечкенәләр контроль астында булырга тиеш.
Нәрсәләргә игътибар итәргә?
– Мәйданчыктагы утыргычлар йомшак материал белән капланган булырга тиеш.
– Очлы кадак һәм күренеп, чыгып торган болтлар булмау шарт.
– Кыза торган материаллар кулланылырга тиеш түгел.
– Балаларның яланаяк булмаулары мөһим.
– Комлык чиста һәм балалар анда уйнамаганда өсте ябык булырга тиеш. 
– Комны вакыт-вакыт чистартып тору һәм анда хайваннарны кертмәү зарур.

Урамда
Бәла-каза еш кына ташландык, каралмаган, чистартылмаган урыннарда да саклап тора. Әнә шуларның берсе – агулы балтырган үләне. 
«Аның зыяны согында», – ди белгечләр. Тигәндә авырттырмый, пешерми, ә менә аннан соң тире кояшка бик нык сизгер булып кала һәм гап-гади кояш нурлары 1-2 көн эчендә шул сок тигән урынны бик каты яндырып чыгара, тире бүртә, шешә, шул рәвешле су белән тулы куыклар барлыкка килә.
Моны булдырмас өчен нишләргә?
– Балага балтырганны күрсәтеп, аның агулы икәнлеген аңлату шарт.
– Әгәр контакт булган икән – тиз арада ул урынны сабынлап юу мөһим.
– Өс һәм аяк киемен дә юу зарур. 
– Белгечләр тырнакларны да кисәргә кирәк, ди. (Үсемлекнең агулы суы калырга мөмкин).
Балтырган чаккан очракта түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк.
– Тирене тынычландыра торган дарулар кулланыгыз. 
– Педиатрга мөрәҗәгать итегез.
– Тиредә куыклар хасил булса – аларны тишмәгез, чиста бинт белән бәйләп куегыз. Балага күбрәк су эчерегез һәм табибка күренегез.

Елгада
Суда бату үлем белән тәмамланган фаҗигалар арасында өченче урында тора. Әлеге бәхетсезлеккә гадәттә балалар һәм яшьләр юлыга. Саннар күрсәткәнчә, еш кына 1-4 һәм 5-9 яшьлек балалар су астына китә. 
Моны булдырмас өчен нишләргә? 
–  Баланы йөзәргә өйрәтегез. Бу 100 процентлы гарантия бирмәсә дә, батып үлү ихтималын азайта. 
– Бала суда булганда, бер кешене бала өчен җаваплы итеп билгеләгез. Бу кеше баладан бер кул сузымыннан ерак китәргә тиеш түгел.
– Коенып бетергәч, ванна һәм бассейннарны бушатыгыз. Бәләкәй балалар тирән ләгәндә дә батып үләргә мөмкин.
– Су тулы бассейнны дүрт яктан да бала үтә алмаслык итеп койма белән уратып алыгыз.
– Йөрәк-үпкә реанимациясе темасына минималь булса да дәрес алыгыз.
– Бала суда булганда аңа махсус жилет кидерегез.

Машинада 
Болытлы һәм бик кызу булмаган көнне дә автомобиль эче бик тиз кыза, температура бер сәгать эчендә 30 градуска күтәрелә. Машина гадәттә рульдән һәм панельдән кыза башлый, ачык тәрәзәләр бу эсселекне баса алмый. Транспорт чарасын күләгәдә калдыру да булышмый хәтта. Күп очракта әти-әниләр балаларын машинада бераз вакытка гына дип калдыра. Тик менә шушы кыска гына ара эчендә дә фаҗига булырга мөмкин.
Шуның өчен:
– Баланы машинада 1 минутка да калдырмагыз! 
– Телефон һәм сумкагызны арткы утыргычка куегыз. Бу кирәкле урынга килеп җиткәч баланы онытып калдырмаска булыша.
– Машина ачкычы бала кулына эләгергә тиеш түгел, кайчак балалар машинага үзләре кереп бикләнә.
– Балага машинаның куркыныч урын икәнлеген аңлатыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр