Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Чия кайнатмасы рецепты

Киңәш-табыш.

Кайнатма өчен 1 стакан су, 9 стакан чия, 13 стакан шикәр комы алына.

1 стакан суны кайнатып чыгарып, шушы суга 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салабыз.
Ул кайнап чыккач, шушында ук тагын 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы кушабыз. Бу юлы инде су салырга кирәк түгел. Тагын кайнатып чыгарабыз.

Һәр тапкыр катнашма кайнап чыккач, тагын бер стакан чия һәм бер стакан шикәр комы өстәп барабыз. Шулай итеп, чиянең дә, шикәр комының да күләме 9 стаканга җитәргә тиеш.

Соңгы 9нчы стаканны салып кайнатып чыгаргач, тагын 15 минут кайнатып, сүндерәбез.
Суынгач, кабат 4 стакан шикәр комы өстәп, туглыйбыз һәм банкаларга тутырып, капкач белән каплыйбыз.
Бу рецептны syuyumbike.ru тәкъдим итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш