Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Иртән каһвә эчү зарарлы?..

Белгеч киңәше

Табиб-диетолог Анна Цуканова әйтүенчә, каһвә нерв системасын «кузгатып җибәрү» хисабына, энергияне бик тиз арттыра-арттыруын. 
Ләкин кыска вакытка гына. Шуннан соң көч сүрелә. Бигрәк тә иртән каһвә генә эчкәндә яки аны пирожный, татлы күмәч кебек «тиз» углеводлар белән эчеп куйганда. Кандагы шикәр микъдары башта бик тиз күтәрелә, шуннан соң  төшә, ягъни энергетик «таган» барлыкка китерә», – дип аңлаткан белгеч «КП»  хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Бу очракта иртәнге сәгатьләрдән үк кеше хәлсезләнеп калгандай була. Көндез дә күтәренкелек белән хәлсезлек үрелеп бара. Ә инде алга таба тазару, кандагы шикәр күтәрелү кебек чирләр килеп чыгарга  мөмкин. 
Мондый хәлгә юл куймас өчен Цуканова иртән, каһвә һәм тәм-том белән генә канәгатьләнеп калмыйча, аксымлы ризыклар, әйтик, бер кисәк сыр белән ботка, йомырка һәм майсыз ит яки балык белән бутерброд ашарга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, иң тәмле, файдалы матдәләре ягыннан иң бай иртәнге аш булып авокадо һәм балык белән бутерброд санала. Аларда организмга энергиянең әкренләп кенә керүен тәэмин итәрдәй, шикәрнең кинәт күтәрелүен булдырмастай файдалы майлар күп. Моннан тыш тулы бөртекле икмәк (тупас тарттырылган оннан пешерелгән икмәк) һәм балык В төркеме витаминнары чыганагы булып тора.
Алар нерв системасының әйбәт эшләвенә ярдәм итә. Нәтиҗәдә ару кими. «Бутербродка яшел тәмләткечләр, бераз гына кыяр һәм помидор өстәргә мөмкин. Шул рәвешле файдалы майлар, катлаулы углеводлар һәм микроэлементлары булган бик файдалы иртәнге ризык килеп чыга», – дип билгеләп үткән диетолог.
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр