Юкә чәчәгенең файдасы
Шифалы үләннәр
Грипп вакытында, салкын тигәннән, бронхиттан, кан басымы югары булганда, түбәндәге төнәтмә булыша: 15 гр кипкән юкә чәчәгенә 1 стакан кайнар су салалар. 20-30 минут төнәтеп, сөзеп, бал белән эчәләр.
Йокысызлыктан: бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәген чәй кебек пешереп эчегез.
Бөерләр ялкынсынганнан: бер стакан кайнар суга берәр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм җитен орлыгы. Көненә 3-4 тапкыр 0,5 стакан эчегез.
Пародонтоз, стоматиттан: бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы юкә чәчәге салып төнәтегез һәм 5 гр сода салып, көненә 4-5 мәртәбә авыз куышлыгын шул катнашма белән чайкатыгыз.
Иммунитетны ныгыту, кандагы холестеринны киметү, организмнан кирәкмәгән тозларны чыгару өчен: термоска 2 чәй кашыгы юкә чәчәге, 1 чәй кашыгы кчыткан, бер-ике ботак сельдерей, 20 гр имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак (ансыз да ярый) 1 литр кайнар су салып, көн дәвамында эчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев