Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Юрист җавабы

Эштән китәсем килә, тагын 2 атна эшләү мәҗбүриме?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– Мин район шифаханәсендә фельдшер булып эшлим. Безне шәһәр шифаханәсе белән берләштерәләр. Тик гаилә хәлләре буенча мин эшемне дәвам итә алмыйм. Мине законның нинди маддәсе буенча эштән җибәрергә тиешләр?
Җавап: 
– Юридик затның реорганизациясе ( кушылуы, бүленүе, аерылып чыгуы, үзгәрүе) хезмәткәрләр белән хезмәт килешүен өзүгә сәбәп була алмый. Тик реорганизация үткәрелгәндә оешма хезмәткәрләренең саны яки штат кыскартылырга мөмкин. Мондый вакытта гадәттә штат расписаниесе үзгәртелә, аңа яңа бүлекләр, вазыйфалар өстәлә, кайсыдыр вазыйфалар юкка чыгарылырга мөмкин. Кыскартылу барышында эштә калдыруга өстенлекле хокукка ия хезмәткәрләр бар. Сүз хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе югары хезмәткәрләр турында бара. 
Яңа штат расписаниесендә хезмәткәрнең вазыйфасы сакланып калган икән, аны штат кыскарту сәбәпле эштән җибәрүгә нигез юк.
Шифаханә реорганизациясе вакытында хезмәткәр эшен дәвам итүдән баш тартса хезмәт килешүе РФ Хезмәт кодексының 77 маддәсенең 1 бүлеге, 6 пункты нигезендә туктатыла. Ничек кенә булса да, Сезнең үз теләгегез буенча хезмәт килешүен өзәргә хокукыгыз бар.

Сорау:
– Эштән китәсем килә, тагын 2 атна эшләү мәҗбүриме?
Җавап:
 – Хезмәткәрнең эштән китәр алдыннан эшләү бурычы  һәм күпме вакыт эшләргә тиешлеге хезмәт килешүенең шартларыннан тора. Гомуми кагыйдә буенча хезмәткәр бу хакта җитәкчесенә ике атна алдан (әгәр РФ Хезмәт Кодексының 80 маддәсе, 1 бүлеге буенча башка вакыт билгеләнмәгән булса) язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Бу кагыйдә хезмәткәр бер көн генә эшләсә дә гамәлдә була. 
Хезмәткәр һәм җитәкче арасындагы килешү буенча бу вакыт кыскартылырга яки эшләп тормыйча эштән җибәрелергә мөмкин (РФ Хезмәт Кодексының 80 маддәсе, 2 бүенча)
Сынап карау шарты белән эшкә алынган хезмәткәрләрне эштән җибәргәндә ике атнадан ким вакыт билгеләнгән. Әгәр сынау вакытында бу хезмәткәр эшнең аңа туры килмәвен аңласа, бу хакта җитәкчесенә язма рәвештә өч көн алдан хәбәр итәргә тиеш. Шундый ук вакыт 2 айлык Хезмәт килешүе төзелгән яки бер сезонга эшкә алынган вакытта да бирелә.
Шунысына да игътибар итегез, Хезмәт Кодексы буенча эштән китәчәге турында хәбәр иткәннән соң хезмәткәр эш урынында булырга тиеш түгел. Ул больничныйда яки әйтик, отпускта булырга мөмкиню
Сорау:
– Хатыным икенче оешмага күчерелү сәбәпле эштән җибәрелде. Тик аның отпуск өчен компенсация аласы килми, ял итәсе килә. Аның отпуск алу хокукы каламы?

Җавап:
– Бүтән эшкә күчерелү сәбәпле хезмәт килешүе туктатылган очракта хезмәткәр эштән җибәрелә. (РФ Хезмәт Кодексының 77 маддәсе, 5 пункты). Күчерелү сәбәпле эштән җибәрелсә дә аңа файдаланмаган яллары өчен компенсация тиеш. (РФ Хезмәт Кодексының 127 маддәсе)  Элеккеге эш урынында компенсация алу-алмауга бәйсез рәвештә яңа эш урынында 6 ай эшләгәннән соң хезмәткәрнең түләүле ялга хокукы бар. (РФ Хезмәт Кодексының 122 маддәсе) Хезмәт килешүе буенча түләнә торган ял хезмәткәргә 6 ай үткәнче дә бирелергә мөмкин. 
Әгәр җитәкчесе риза булса, хатыныгыз башта ял итеп аннары аның язма гаризасы буенча эштән җибәрелергә дә мймкин. Бу очракта отпускның соңгы көне эштән җибәрелү көне булып саналачак. 

Сорау:
– Бер сезонга эшкә алынган очракта хезмәт килешүен төзүнең үзенчәлеге бармы?
Җавап:

– Сез үзегез килешүдә берничә пункт булуына игътибар итәргә тиеш. Беренчедән, анда хезмәткәрнең бары сезонлы эшне башкаруы турында әйтелергә тиеш. Әгәр кеше вахта юлы белән яки басуда яки төрле нокталарга барып эшләсә, аның бу бурычлары үтәлергә тиешле шарт буларак килешүгә кертелергә тиеш. Икенчедән, килешүдә эшенң кайсы вакыт аралыгында башкарылырга тиешлеген күрсәтергә кирәк. Моннан тыш сезонлы эш вакыты 2 айга кадәр булса бу эш шартлары РФ Хезмәт Кодексының 45 бүлеге нормалары буенче билгеләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр