Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Канәфернең төрле авырулардан файдасы бар

Ул һәр йортта булырга тиеш.

Ул кан тамырларын ныгыта, баш авыртуын бетерә, кан басымын төшерә, йокыны җайга сала һәм бәвел кудыра.

Кан тамырларын ныгыту, баш авыртуын бетерү, бәвел кудыру үзлеген куллану өчен, 30 бөртек канәфергә 3 стакан су салырга һәм суы яртылаш кимегәнче кайнатырга кирәк. Шуннан соң әлеге сыеклыкны банкага тутырып куярга һәм  көнгә 2–3 тапкыр 1–2 аш кашыгы эчәргә кирәк. 

Йокы начарланса, 2 бөртек канәферне ярты стакан сөткә салып кайнатабыз да аз-аз кабып, әкрен генә эчәбез.

Теш сызлаганда да канәфер ярдәмгә килә. Моның өчен бер бөртеген чәйнәп йөрергә кирәк.

Кан басымы югары булганда да канәфер кабып куярга мөмкин. 

Канәфер мае төрле үлекле яраларны дәвалаганда да кулланыла. Тире авырулары вакытында да канәфернең эфир майларын файдаланалар. 

Артрит, артроз вакытында 1 аш кашыгы массаж маена 15 тамчы канәфер мае кушып, авырткан урынны массажларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы киңәш