Көнбагыш ашагыз
«Файдасы күп», - диләр белгечләр.
Көнбагыш төшендә эчәклекнең нормаль эшләве өчен кирәкле азык җепселләре бар, ә көнбагыш эчендәге майлы кислоталар холестеринны киметергә ярдәм итә.
Көнбагыш инфаркт, атеросклероз һәм бавыр авыруларын профилактикалау өчен бик яхшы чара булып тора. Шулай ук аларда тире һәм күзләр өчен бик кирәкле А һәм тагын бик күп башка файдалы витаминнар бар.
Көнбагышларда цинк, магний һәм селен кебек микроэлементлар да җитәрлек күләмдә. Көнбагыш орлыклары фосфор, калий, йод, бакыр һәм марганец ка бай.
100 грамм көнбагыш орлыгы ашау кешене йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр чирләреннән аралап калырга мөмкин, дип саный табиблар. Тазарудан чара таба алмаган кешеләргә дә табиблар чи көнбагыш төше ашарга киңәш итә.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев