Крыжовниктан тәмле кайнатма
Киңәш-табыш.
Крыжовниктан кайнатманы дөрес кайнаткан очракта, ул үзенчәлекле яшел төскә ия булачак. Шуның өчен ул «зөбәрҗәт кайнатма» дигән исем алган. Халык телендә бу вареньены «патша кайнатмасы» дип тә атыйлар.
Кирәк булачак: 1 стакан су, 10 стакан крыжовник, 15 стакан шикәр комы.
Эш барышы:
Крыжовникны юабыз, суын саркытабыз. Кайнатма әзерли торган савытка 1 стакан су салып, кайнатып чыгарабыз. Шуңа 10 стакан крыжовникны салып, 15 минут кайнатабыз (кайнап чыкканнан соң). Аннары янына 8 стакан шикәр комы салып, тагын 15 минут кайнатабыз. Газны сүндереп, тагын 7 стакан шикәр комы кушабыз да, эреп беткәнче туглыйбыз. Банкаларга кайнар килеш тә, салкын килеш тә тутырырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев