Кышка кетердәп торган кыяр тозлау
Киңәш-табыш.
Бакчаларда кыярлар өлгергән, кышка запас әзерләр вакыт. Бу рецепт белән тозланган кыяр бик тәмле була. Кыярлар хуш исле, тәмле һәм озак сакланачак. Ә иң мөһиме ысул күп вакыт һәм катлаулы ингредиентлар таләп итми.
3 литрлы бер банка өчен кирәкле әйберләр:
• 3 аш кашыгы шикәр комы;
• 1 аш кашыгы өеп тоз;
• 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе;
• 7 тырнак сарымсак;
• 4–5 укроп кәрзине;
• 1 чәй кашыгы горчица орлыгы;
• 7 данә кара борыч.
Банкага карлыган, чия, кура җиләге яфраклары һәм керән тамыры да өстәргә мөмкин. Алар кыярга үзенчәлекле тәм һәм хуш ис бирә.
Эш барышы:
Башта банкаларны яхшылап юып, стерильләштерәбез. Кыярларны да чиста итеп юып, банкаларга тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнап торган су салабыз һәм 15 минутка калдырабыз. Бу вакыт эчендә кыярлар җылына һәм кирәкле тәмне ала башлый.
Аннары банкалардагы суны кәстрүлгә бушатып, шуның белән тозлык әзерлибез. Суга тоз, шикәр комы һәм кара борыч өстәп, әкрен утта 10 –15 минут кайнатабыз.
Тозлык әзер булган арада банкаларга укроп, сарымсак һәм горчица орлыгын салып чыгабыз. Соңыннан кайнар тозлыкны банкаларга тутырабыз һәм иң өстенә аш серкәсе салабыз.
Банкаларны калай капкачлар белән нык итеп ябабыз, әйләндереп куябыз һәм җылы әйбергә төреп, бер тәүлек тотабыз.
Шуннан соң әзер кыярларны салкынча урынга куярга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев