Җырчы Иркә иренең хәле турында сөйләде
«Тамашачылардан “поддержка” бик каты булды», - диде җырчы.
«Һәрвакыт безнең белән булдыгыз, теләкләрегезне әйтеп, борчылып тордыгыз безнең өчен, аның өчен исән-сау әйләнеп кайтсын, дип. Артур яраланганнан соң да, күп кенә хатлар килде, зур рәхмәт. Тамашачылардан “поддержка” бик каты булды. Артурның теләге буенча, гаиләбез белән киңәшләшкәннән соң, бу темага башка әйләнеп кайтмаска булдык. Шулай итеп, аның белән барысы да әйбәт, ул исән-сау, ул әйләнеп кайтты. Башка бу темага без сөйләшмәскә булдык. Тагын бер кат зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Анда булган егетләргә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Бар гаиләбез белән шундый теләктә калабыз» ,- дип сөйләде җырчы.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның җәендә Иркәнең ире Артур хәрби операциядән каты яраланып кайткан иде. Аңа Санкт-Петербург хәрби госпиталендә катлаулы операция ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев