1 апрельдән Чаллыда санитар-экологик икеайлык башлана
Көн темасы

1 апрельдән Чаллыда санитар-экологик икеайлык башлана

Киләсе атнадан Чаллыда, шул исәптән республикабызда да санитар чистарту икеайлыгы башлана. Аның кысаларында йорт яннары, шәһәр урамнары чүп-чардан арындырылачак, өмәләр оештырылачак. Җыештыру, төзекләндерү эшләрендә теләге булган һәркем катнаша ала. Шәһәркүләм өмә исә 22 апрельдә үтәчәк. Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ЭКОяз - 2017 ең символы итеп суда йөзүче матур...

Киләсе атнадан Чаллыда, шул исәптән республикабызда да санитар чистарту икеайлыгы башлана.

Аның кысаларында йорт яннары, шәһәр урамнары чүп-чардан арындырылачак, өмәләр оештырылачак. Җыештыру, төзекләндерү эшләрендә теләге булган һәркем катнаша ала. Шәһәркүләм өмә исә 22 апрельдә үтәчәк. Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ЭКОяз - 2017 ең символы итеп суда йөзүче матур кошны билгеләргә уйлый.


Нет комментариев