Чаллы табиблары мактаулы исемлектә
РФ cаләмәтлек саклау министрлыгы ил буенча иң яхшы 500 терапевт һәм гомум чирләрне дәвалаучы табибларның исемлеген игълан итте.Шулар арасында Яр Чаллыдан 11 табибның исеме дә бар.Алар шәһәрнең төрле шифаханәләрендә һәм хастаханәләрендә күп еллар эшләп тәҗрибә туплаган, үз хезмәтенең оста белгечләре. Иң яхшы табиб исемен дәгъвәләүчеләр Чаллыда 47 кеше булган. Аларның...
РФ cаләмәтлек саклау министрлыгы ил буенча иң яхшы 500 терапевт һәм гомум чирләрне дәвалаучы табибларның исемлеген игълан итте.Шулар арасында Яр Чаллыдан 11 табибның исеме дә бар.Алар шәһәрнең төрле шифаханәләрендә һәм хастаханәләрендә күп еллар эшләп тәҗрибә туплаган, үз хезмәтенең оста белгечләре.
Иң яхшы табиб исемен дәгъвәләүчеләр Чаллыда 47 кеше булган. Аларның хезмәтен җентекләп тикшергәннәр. Әммә 11 белгечкә генә бу бәхет тәтегән. Аларга сәламәтлек саклау министрлыгы акчалата бүләк биерегә җыена.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев