Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Көн темасы

Фикрәт Табиев исемендәге Яр буенда төзекләндерү дәвам итә

Нинди үзгәрешләр көтелә?

Чаллының Фикрәт Табиев исемендәге Яр буе – шәһәрдәшләрнең яраткан ял итү урыны икәне сер түгел. Хәзер анда җәен, кышын, язын, көзен – кеше өзелми, олысыннан алып кечесенә кадәр Кама буенда.

Җәен биредә халык аеруча күп. Кояш кыздырганда да елганың салмак кына дулкын уйнатып торуын күзәтү күңелгә ямь өсти. Яр буе актив һәм пассив ял итүчеләр өчен дә кулай. Җаның ниндине тели: эскәмияләр тезелеп киткән, телисең икән, балык тот, теләсәң велосипедта йөр, үзеңнеке булмаса, шунда ук прокатка алып була, пляжы да шунда гына. Җәен Кама буенда төрле мәдәни чаралар да уздырыла: кемдер гитарада уйнап җырлый, кемдер йога белән шөгыльләнә. Балалар белән ял итәр өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар – мәйданчыкларның төрлесе урнаштырылган, комы да җитәрлек. Кыскасы, яр буенда иртәдән алып кичкә кадәр халык гөжләп тора.

 

Шәһәрдәшебез Виктор Андреев бирегә көн саен иртәнге якта төшә. Велосипедына радио көйләп куйган, шуны кабыза да төшкә кадәр табигатьтә ял итә.

«Мин бит пенсиядә, өйдә нишләп ятарга кирәк? Җәяү дә йөрим, велосипедта да, һава торышы нинди булуга карап. Монда дуслар белән дә очрашам, алар да һава суларга килә. Иртәнге 7дә мин инде яр буенда булам. Гомерем буе машина йөрттем, чит шәһәрләргә дә йөрдем. Барлык шәһәрләр дә яхшы якка үзгәрә, безнеке генә түгел, миңа барысы да бик ошый. Менә этләре белән йөрүчеләр күп, артларыннан җыймыйлар. Шуны берәр ничек җайга салсыннар иде, бәлки, биокалдыклар өчен махсус урна куяргадыр. Участок мастерына да әйттем әле. Этләрнең йомышларын теләсә кайда башкаруы дөрес түгел, монда бит кечкенә балалар да йөри», – ди ул үз фикерен белдереп.

Җәүһәрия апа Солтановага балалары Яр буена якын булган йорттан фатир алып биргән.

«Яр буена төшкән уңайда кала бит, шул зәңгәр йортта торам мин. Һәр көнне иртән чыгам да өйлә намазын укырга дип яңадан кереп китәм. Намазлар укыгач, өйдә эшләрне бетергәч, тагын чыгып керәм. Монда бик чиста, эчмиләр, тартмыйлар, тәртип. Без яшь чакта мондый урыннар юк иде. Аякларым авырта минем, йөрсәм, сызлавы кимегән кебек, шуңа еракка ук барып әйләнеп киләм. Ял итеп алырга утыргычлар да бар. Агачлар утырттылар, алар үсеп китсә, тагын да матур булачак яр буйлары!» – ди ул.

Яшь буын вәкилләренең дә фикерләрен белештек.

Илнар Кәримов:

«Без атнага бер булса да яр буена төшәбез. Бәби арбасы белән шәһәр урамында йөрү бик үк җайлы түгел, машиналар, җәяүлеләр күп, комплекста кысанрак. Шуңа гаилә белән җыенабыз да шушында төшәбез. Мин 3 яшьлек улыбыз белән мәйданчыкларда йөрим. Әнисе кечкенә балабызны коляскада йөртә. Саф һава, машина төтене юк, матур, үзебез дә ял итәбез. Яхшы бәдрәф бүлмәләре куйсыннар иде, балалар да йөри бит, шуңа тизрәк өйгә кайтып җитәргә кирәк, машинаны да ерактарак калдырабыз. Шул ягы җайсызрак».

Зилия Абрамова:

«Җәй көнендә без дус кызлар белән иртәнге ашка бергә җыелырга яратабыз. Төрле урыннарны сайлыйбыз: парклар, скверлар. Әмма Яр буен аеруча үз итәбез – биредә атнага ике тапкыр җыелабыз. Тәмле бутербродлар, яшелчә, җиләк-җимеш, чәй алып төшәбез – җәй атмосферасы тудырабыз. Без утырганда җыештыручы да йөри, бер-беребезне танып исәнләшәбез, шундый позитив рухта эшкә китәбез».

Яр буеның нинди буласын шәһәрдәшләр үзләре хәл итте

Билгеләп үтәргә кирәк, яр буен төзекләндерү планына кертүдә шәһәрдәшләрнең роле зур булды. Быел Ф. Табиев исемендәге Яр буе паркы 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча бөтенроссия онлайн тавыш бирүендә җиңү яулады. Объектлар өчен тавыш бирүдә 15 миллионнан артык кеше катнашты. Сайлау өчен Россиянең 88 төбәгеннән 6,7 мең объект тәкъдим ителде. Бер граждан бер генә иҗтимагый киңлекне төзекләндерү өчен тавыш бирә алды. Нәтиҗәләр буенча яр бу зонасы да планга кертелде. Аның өчен 40 мең шәһәрдәшебез тавыш бирде.

 

Бу зонага ел саен игътибар бирелә. Реконструкция эшләре 2023 елда «Прибрежный» паркыннан башланды. Бу – Чаллыдагы иң зур яшел массив. Ф. Табиев исемендәге Яр буе паркының озынлыгы 2,5 км тәшкил итә. Беренче чират кысаларында амфитеатр һәм балалар мәйданчыгы төзеделәр, велосипед кую урыны булдырдылар, шулай ук яктырткыч лампалар, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырдылар. Икенче этапка спорт мәйданчыгын, пляж ял зонасын төзекләндерү кертелгән иде. Болардан тыш, күләгәле навеслар һәм мәгълүмат стендлары барлыкка килде. Бу этапларга 267 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Өченче этап кысаларында амфитеатр белән берләштерелгән павильон төзеделәр, территорияне яшелләндерделәр һәм автомат су сибү системалары урнаштырдылар. Бу этапта 100 миллион сум тотылды. Төзекләндерүгә акча «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында бүленеп бирелде.

Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләренең дүртенче чираты дәвам итә. Яр буенда тетрапод (волнорез) рәвешле павильон (өчпочмак формалы, түбәле бина) төзү эшләре бара. Без, әлеге төзекләндерү эшләрендә төп архитектор Равил Сафиуллин белән элемтәгә кереп, бинада ниләр буласын ачыкладык. Тетрапод формасындагы бинада кафе, сувенирлар сату урыны, китаплар почмагы булдыру планлаштыра. Җылытылган бина ел әйләнәсе эшләячәк. Ял итүчеләр шундагы бәдрәфтән тә файдалана алачак. Бинада төрле чаралар уздыру да күз алдында тотыла, әлегә белем бирү өлкәсендәге чараларны шунда уздырырга ниятлиләр. Кафега эшмәкәрне юридик яктан дөрес итеп, тендерда сайлаячаклар. 2026 елда Ф. Табиев исемендәге Яр буеның дүртенче чиратын төзекләндерүгә 106 миллион сум акча бирелде.

 

Тетрапод рәвешендәге бинаны төзи башладылар

2027 елга да планнар зурдан

Яр буе паркын төзекләндерүнең бишенче чираты турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Руслан Вильданов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, проектны тормышка ашыруның бишенче елында – 2027 елда – әлеге киңлекне актив ял һәм гаилә ялы өчен уңайлы итү планлаштырыла. Төп игътибар кече архитектура формаларын урнаштыруга биреләчәк. Моннан тыш, архитекторлар сәнгать объекты урнаштыруны да күздә тота – ул яңартылган яр буеның мәгънәви һәм визуаль үзәгенә әверелергә тиеш.

Паркны төзекләндерүнең йомгаклау этабында җәяүлеләр өчен күпер, баскыч, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен пандус һәм коляскалар юлы, видеокүзәтү системасы һәм күл буенда яктырткыч баганалары барлыкка киләчәк. Әлегә бу урында балалар өчен уен һәм спорт мәйданнары юк, алга таба әлеге кимчелекне бетерү күз уңында тотыла, ди архитектор Равил Сафиуллин. 2027 елга кадәр планга әле үзгәрешләр кертеләчәк, халык белән очрашулар уздырылып, шәһәрдәшләрнең дә фикере исәпкә алыначак.

Яр буе паркының бишенче чиратын төзекләндерүгә якынча 45,1 миллион сум акча тотылачак. Әмма Равил Сафиуллин билгеләп үтүенчә, бу сумма ахырга кадәр расланмаган, саннар эшләр башланганчы үзгәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Набережные Табеева