Ике чаллы хатын-кызына Минтимер Шәймиев тун тапшырды
Чаллыда яшәүче ике күп бала анасы - Екатерина Орлова һәм Нодира Авлаярова - «Ел хатын-кызы» республика конкурсында «Хатын-кыз -ана» номинациясендә җиңүче булдылар. Казанның С.Садыйкова исемендәге Зур концертлар залында ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев аларга бүләк итеп тун тапшырды. «Шильнә икмәге» пекарнясы хуҗасы Екатерина Орлова гаиләсендә 11 бала. Ә 1 нче...
Чаллыда яшәүче ике күп бала анасы - Екатерина Орлова һәм Нодира Авлаярова - «Ел хатын-кызы» республика конкурсында «Хатын-кыз -ана» номинациясендә җиңүче булдылар. Казанның С.Садыйкова исемендәге Зур концертлар залында ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев аларга бүләк итеп тун тапшырды. «Шильнә икмәге» пекарнясы хуҗасы Екатерина Орлова гаиләсендә 11 бала. Ә 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе укытучысы Нодира Авлаярова 8 бала әнисе. Исегезгә төшерәбез, Казанда узган «Ел хатын-кызы» конкурсына Чаллыдан 25 катнашучы барган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев