Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент чыршысында кунакта

Шәһәребездән 300 гә якын укучы "Татнефть-Арена" боз сараенда Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды. Барлыгы анда Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык бала катнашты. Алар арасында җәмәгать эшендә актив яшьләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр бар иде. Бәйрәм программасы "Татарстан мирасы" бренды...

Шәһәребездән 300 гә якын укучы "Татнефть-Арена" боз сараенда Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды. Барлыгы анда Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык бала катнашты. Алар арасында җәмәгать эшендә актив яшьләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр бар иде.

Бәйрәм программасы "Татарстан мирасы" бренды видеоролигы белән ачылды. Сценарий үзе "Нәрсә соң ул Яңа ел, яки бер кар бөртеге" темасына багышланган иде. Әкиятне сәхнәләштерүдә бөтен республикадан 800 гә якын яшь артист катнашты. Шоуны "Шарм" шоу-театры, "Мгновение", "Дорога из города" бию театрлары, "Пестрая компания" вокал-хореографик үзәге, Яр Чаллының "Татарстан", Алабуганың "Камские зори" бию ансамбльләре, Менделеевскиның "Кристалл" эстрада биюе ансамбле, Актанышның "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, фигурист, акробат, футбол фристайлерлары һәм башкалар чыгышы бизәде.

Әкият тәмамлангач, балаларны котларга дип, сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. "Бүген Республика чыршысына бөтен Татарстаннан киләчәгебез, өметебез, иң яхшылар, иң сәләтлеләр, спортка гашыйк балалар җыелган", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов искиткеч күркәм бәйрәм шаһитләренә. Президент Татарстанның киләчәктә дә чәчәк атачагында һәм лидер булачагында шушы сәләтле балаларның өлеше зур булачагына өмет белдерде. "Безнең бурыч - балаларның таланты ачылуга мөмкинлек бирү, сезнең заманча дөньяда көндәшлеккә сәләтле булуыгызга, дөньяви җәмәгатьчелек таләпләренә җавап бирә алуыгызга ирешү", - дип ассызыклады республика башлыгы.

Аның әйтүенчә, Татарстанда бу юнәлештә саллы эш башкарыла. Президент яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче орган булдырылуга 20 ел тулуын искәртеп узды. Шушы вакыт эчендә республикада махсус программалар, 400 дән артык профильле учреждение кабул ителде, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов талантлар белән стратегик идарә буенча яңа программа кабул ителүе турында да әйтеп китте. "Татарстан көндәшлеккә сәләтле, ә сезнең актив булуыгыз өчен кирәк булганның һәммәсен дә эшләячәкбез - моңа вәгъдә бирәм. Гаиләдә дә, спортта да, укуда да сезгә уңышлар телим, барысы да сез теләгәнчә барсын. Әлбәттә, бу зур тырышлык сорый, күктән бер әйбер дә төшми. Тырышып укырга, көч куярга кирәк", - дип Президент укучыларны якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләде.

Бәйрәмнең төп сюрпризы буларак укучылар өчен IOWA төркеме чыгышы әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев