«Притяжение» торак районын шәһәр белән күпер тоташтырачак - ВИДЕО
Шәһәр советының XIV сессиясендә башкарма комитет җитәкчесенә кандидат Фәрид Сәлаховка «Притяжение» торак микрорайонында юллар мәсьәләсе буенча сораулар бирделәр.
«Мәскәү проспектын озынайту буенча проект эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә микрорайонны шәһәр белән тоташтыра торган җәяүлеләр юлы, дөресрәге күпер төзү буенча проект, экспертизаның уңай бәясен алган. Тиздән «Притяжение» микрорайоныннан «Орловское» тукталышына чыгу юлы тәртипкә китереләчәк. Су аша чыгу өчен күпер төзеләчәк», – диде җитәкче.
Сүз уңаеннан, торак комплексына алып бара торган юл турында монда да язган идек.
Зөлфия Галим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев