Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Көн темасы

Республика басмаларына язылыгыз

Татарстанда республика басмаларына яздыру атналыгы бара."ТАТМЕДИА" генераль директоры Андрей Кузмин игълан иткән #Әти-әниеңнеЯздыр#ЯкыннарыңныЯздыр акциясе июнь ахрына кадәр дәвам итә.

Татарстан җитәкчелеге республика басмаларына язылу яртылаш диярлек, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43 процентка кимү турында чаң кагып тираж коткару эшенә кереште. Чәршәмбе Муниципаль берләшмәләр ассоциациясе утырышына җыелган район башлыкларына мөрәҗәгать итеп Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров: "Административ ресурсны кулланмыйча булдыра алмабыз. Мин сезгә Рөстәм Нургалиевичның бу юнәлешне күтәрергә кушканын җиткерәм. Без федераль басмалар турында әйтмибез, үз басмаларыбызны коткарырга кирәк безгә. Республиканыкына яздыру бездә елдан елга начарая бара, моңа игътибар итегез", диде.Хөрмәтле милләттәшләр үзебезнең татар басмаларына язылыгыз, санаулы көннәр генә калды."Шәһри Чаллыга" ярты елга язылу 624 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев