Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табибларның бәйрәм көннәрендә кабул итү графигы

1, 8, 9 май көнне участок терапевт-табиблары, гомуми практика һәм педиаторлар 9:00 - 14:00 кадәр зурлар һәм балалар шәһәр сырхауханәләрендә кизү торып эшләячәк. Иртәнге сәгать 9:00 дан көндезге 13:00 кә кадәр табибларны өйгә чакыртырга мөмкин була. Процедура һәм бәйләү кабинеты (перевязочная) сәгать 9:00 дан көндезге 14:00 кадәр авыруларны кабул итәчәк....

1, 8, 9 май көнне участок терапевт-табиблары, гомуми практика һәм педиаторлар 9:00 - 14:00 кадәр зурлар һәм балалар шәһәр сырхауханәләрендә кизү торып эшләячәк. Иртәнге сәгать 9:00 дан көндезге 13:00 кә кадәр табибларны өйгә чакыртырга мөмкин була. Процедура һәм бәйләү кабинеты (перевязочная) сәгать 9:00 дан көндезге 14:00 кадәр авыруларны кабул итәчәк. Балалар офтальмолог-табиблары сәгать 9:00 дан көндезге 14:00 кадәр түбәндәге график буенча эшләячәк:

- 1 май "5 нче санлы шәһәр балалар сырхауханәсе",

- 8 май "Кама балалар медицина үзәге",

- 9 май "3 нче санлы шәһәр балалар сырхауханәсе".

"5 нче шәһәр хастаханәсе"ндә тәүлек буена күз сәламәтлеге буенча авыруларны кабул итү оештырыла. Анда балалар да, өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез дә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш шунда ук өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез өчен отоларинголог-табиблар да кизү торып эшләячәкләр. Балалар өчен ярдәм "Кама балалар медицина үзәгендә" күрсәтеләчәк. Теш авырулары буенча зурларны тәүлек буена - "2 нче стоматология сырхауханәсе"ндә, балаларны "1 нче балалар стоматология сырхауханәсе"ндә кабул итәчәкләр.

Шәһәр стационарлары тәүлек буена эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X