Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сергей Беленков: «Пыяла-картоннар да җыя башладык»

Чаллы эко-активистлары яңа юнәлештә эшли башлады.

Чаллы эко-активистлары пыяла, макулатура, пластик шешәләр җыя. Вахитов проспектында урнашкан СВОТ-маркетта алар кабул итү пункты контейнерлары урнаштырды. 

"Пыяла шешәләр ватык булсалар да, кабул итәбез. Иң мөһиме - чиста, этикетлкалары куптарылган булсын. Аларны җыеп, эшкәртүгә җибәрәчәкбез", - ди "Хәер ярдәм үзәге" җитәкчесе Сергей Беленков. 

Исегезгә төшерәбез, Сергей Беленков шәһәрдә беренчеләрдән булып иске киемнәр җыю белән шөгыльләнә башлады. "Арзан", "Сити Молл", "Алтын Ай", "Глобус" сәүдә үзекләрендә һәм ГЭС бистәсенең Универсам янында кием-салым җыю контейнерлары урнаштырды. Моннан тыш, искергән дарулар да җыя.

Тагын зур проектларның берсе - киемнәр белән алмашу. Сергей Ижау тәҗрибәсен өйрәнеп, шәһәрдә «Әйдә, алмашабыз!» СВОП-маркеты ачты. Анда теләгән һәркем килеп үзенең киемен башка киемгә алыштырып китә ала. Моннан укы. 

Сергейның иң зур хыялы - Чаллыда чүп-чар музее булдыру. Ул да изге гамәлне – кешеләрне, табигатьне саклау мәсьәләләрен күтәрүне күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев