Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Көндез 20 минут йоклап алу кәефне яхшырта

Аеруча 13.00 – 15.00 арасында 20-25 минут черем итү оптималь.

Көн дәвамында кыска вакытлы ял хәл алу, кәеф, хәтер өчен яхшы. Аеруча 13.00 – 15.00 арасында 20-25 минут черем итү оптималь.  

Көндезге йокы вакыты 30 минуттан артса, киресенчә арыганлык хисе барлыкка киләчәк. 90 минутлык йокы исә организмны тулысынча торгызырга сәләтле, әмма биоритмнар өчен зыянлы – төнлә йоклап булмаска мөмкин. 

Швеция галимнәре исә, төнлә йокы туйгач, көндез кеше йокымсорап йөрмәскә тиеш дип саный. Бу очракта иммун системасы начар эшләргә мөмкин ди алар. Организмда ялкынсыну, энокрин системасы, нервы системасы авырулары, кан басымы төшү яки күтәрелү очраклары булганда йокы килергә мөмкин ди кайбер медиклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Файдалы киңәш