Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каникуллар вакытын мәктәп үзе билгели

Татарстанның күпчелек мәктәпләрендә каникуллар 31 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бары тик киңәш рәвешендә генә билгеләгән вакыт. Соңгы сүз барыбер белем йорты җитәкчелегендә. Бу бигрәк тә үз укыту системасын булдырган мәктәпләрдә күбрәк очрый. "Мәгариф турында"гы канун буенча мәктәпләр, җирле үзидарә органнары...

Бу - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы бары тик киңәш рәвешендә генә билгеләгән вакыт. Соңгы сүз барыбер белем йорты җитәкчелегендә. Бу бигрәк тә үз укыту системасын булдырган мәктәпләрдә күбрәк очрый.

"Мәгариф турында"гы канун буенча мәктәпләр, җирле үзидарә органнары белән килештереп, уку режимын үзләре билгели ала. Иң мөһиме: уку атналары санының саклануы. II-IX сыйныфлар өчен 34 уку атнасы һәм 30 көн каникул көннәре булу шарт. Җәйге каникуллар исә 8 атнадан да ким булмаска тиеш.

Мәсәлән, республиканың кайбер мәктәпләре триместрлап укытуны гамәлгә кертә башлады. Ягъни уку елы аларда 4 өлешкә түгел, ә өчкә бүленә. Шулай булгач, каникуллар да бу белем йортларында башкаларныкы белән туры килми. Гади мәктәпләр ноябрь башында ял итсә, яңача укыту алымнарын кулланучылар ялны ноябрь азагында гына оештыра. Мондый практика Казанның 93нче гимназиясендә, 23нче мәктәбендә, быелдан башлап, 33нче мәктәптә кулланыла.

"Кешенең биологик ритмнары шулай җайлашкан ки, без 5-6 атна гына яхшы эшли алабыз, аннары организм арый һәм хезмәт нәтиҗәлелеге кими. Чирекләп уку системасы моны исәпкә алмый. Анда икенче чирек кыска, ә өченчесе - бик озын. Бу - организм өчен бик зур стресс", - дип аңлаталар әлеге мәктәпләрдә.

Әмма триместрлап укучы мәктәпләрдә каникуллар азрак икән дип уйлау дөрес түгел. Өч тапкыр гына ял итсә дә, бу уку йортларында "эшлекле каникуллар" дигән төшенчә дә бар әле. 5 атна саен шундый ял вакытлары билгеләнә. "Койрык"лары булганнарга бу чорда ял бик эләкми - алар укытучылар белән аерым шөгыльләнә. Ә менә өлгереше яхшы булганнары өчен бу - өстәмә ял вакыты.

"Мәгариф турында"гы канун буенча мәктәпләр, җирле үзидарә органнары белән килештереп, уку режимын үзләре билгели ала. Иң мөһиме: уку атналары санының саклануы. II-IX сыйныфлар өчен 34 уку атнасы һәм 30 көн каникул көннәре булу шарт. Җәйге каникуллар исә 8 атнадан да ким булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев