Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәния Фәрхи дусларын һәйкәле янында һәм мәдәният сараенда «көтә»

Ул үзе исән-сау вакытта халыкның яраткан җырчысы иде. Вафатыннан соң да шулай булып калды.

Бүген татар эстрадасына үзенең моңы, бар яктан матурлыгы белән ташкын булып килеп кергән Хәния Фәрхинең туган көне. Бүген аңа 64 яшь тулган булыр иде. Әмма ул 57 яшендә мәңгелек иленә китте, үзе исән-сау вакытта халыкның яраткан җырчысы иде. Вафатыннан соң да шулай булып калды. Социаль челтәрләрдә тамашачыларының аны сагынмагын көне юк.

Без - "Шәһри Чаллы"лылар газетабыз битләрендә Хәния Фәрхи турында истәлекләр чыгардык.  

Җырчының туган көнендә Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи иҗатына багышланган «Онытылыр димә» дип исемләнгән җыр фестивале була. Бер төркем артистлар, композиторлар җырчының туган ягына искә алу чарасынада катнашалар. 

Быел әлеге чарада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Башкортостаннан җырлы гаилә Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар катнаша. 

Алар Югары Тәтешледә Хәния Фәрхигә һәйкәленә чәчәкләр салалар. Җырчы бу вакыйганы горур гына, сөенеп  «күзәтеп торачак».

Апасының исемен мәңгеләштерүгә бик күп көч сарыф иткән Фирүзә Ибәтуллина хисләре белән уртаклашып: « 30 май – иң күркәм, иң матур көн.  Тәтешле урамын бизәп, сөеклемнең һәйкәле кайтты. Һәйкәл янына Татарстаннан ук килеп чәчәкләр утыртучы Хәния Фәрхинең тамашачыларына. Апам, мин һаман да синең белән яшим. Яныңда хезмәт көнем үтә, синең турында сөйләп җаным талпына. Синсез бер көн түгел, бер сәгать үтмәс кебек иде... » – ди күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Фирүзә Ибәтуллина апасы – легендар җырчы Хәния Фәрхи җырларын башкаручы җырчыларга, аны хәтерләрендә саклаучы тамашачыларга, исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән һәркешегә рәхмәтле.

Зөлфия Галим. 

Фотолар Алия Гәрәевадан һәм Гөлшат  Мөбәрәковадан  алынды.

Хәния Фәрхи турында "Шәһри Чаллы"да гына басылып чыккан иң кызыклы материалларны түбәндәге сылтамалардан кереп укыгыз.

1. Хәния Фәрхинең ерактагы якын дусты ул

2. Хәния Фәрхигә һәйкәл куялар

3. "Хә­ни­ям­нең ки­түе бе­лән һич ки­ле­шеп бул­мый шул"

4. "Хәния апам минем дә җырчы булуымны тели иде"
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация