Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

V чакырылыш ТР парламентына депутатлыкка “Бердәм Россия” кандидатлары исемлеге расланды

"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге исемлегендә 56 кандидатура бар. Исемлек һәм барлык кирәкле документлар ТР Үзәк сайлау комиссиясенә 14 нче июльдә бирелде. Бүгенге утырышта ТР Премьер-министры урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сайлау штабы башлыгы һәм партиянең тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов, партиягә ярдәм итү Татарстан төбәк фонды баш бухгалтеры...

"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге исемлегендә 56 кандидатура бар. Исемлек һәм барлык кирәкле документлар ТР Үзәк сайлау комиссиясенә 14 нче июльдә бирелде. Бүгенге утырышта ТР Премьер-министры урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сайлау штабы башлыгы һәм партиянең тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов, партиягә ярдәм итү Татарстан төбәк фонды баш бухгалтеры Ирина Тарасова, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сәяси советы вәкиле, партиягә ярдәм итү Татарстан төбәк фонды президенты Геннадий Глушков катнашты.

Әлеге затлар ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлегенең финанс мәсьәләләр буенча тулы вәкаләтле вәкилләре сыйфатында теркәлгән. Алар комиссия рәисе Әгъзәм Гобәйдуллиннан тиешле таныклыклар алдылар.

Моннан тыш, бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлегенең махсус сайлау счетын ачу турында мәсьәләне карады. ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән счет ачарга рөхсәт бирелде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар исемлеген раслаганнан соң, тәкъдим итлгән документларны ТР буенча ЭЭМ, Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенә, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенә һәм дәүләт теркәве, кадастр, картография Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә җибәрәчәк, алар мәгълүматларны җентекләп тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев